Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, районның «Михайловка» совхозында - комсомол оешмасы сәркатибе, бераз соңрак Иске Карамалы Мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара.
1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кирә. Университетны тәмамлагач, башта Мөслим районы Октябрь авылында, аннары туган авылында әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта. 1981 елда - Октябрь мәктәбенә, берничә елдан Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
1984 елда Ф.Сафин Чаллы шәһәренә килә. КамАЗның автомобильләр җыю заводында баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елда Чаллының мәгариф бүлеге Ф.Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Бераздан Тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.
1990 елда Ф.Сафин «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә керә. 1991 елның февралендә ул КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. 1991 елның август аенда «Аргамак» журналына проза һәм шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. 1993 елның көзеннән җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
1995 елның гыйнварыннан Ф.Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогика колледжына әдәбият укытырга китә. Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару аңа йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.
2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Ф.Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештыра. 2006 елдан ул Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.
Ул - Чаллыда иң беренче иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1999-2002 елларда «Ләйсән» иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
Ф.Сафин - «Соңгы көз» (1992), «Гөлҗиһан» (1998) повестьлары, «Биек тауның башларында» романы (1998), «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе (2003), «Шәүлә» (2008) һ.б. китаплар, күпсанлы хикәяләр, К.Сибгатуллин, Р.Бәшәр, Зөлфәт, М.Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.
Ул балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен язылган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.
1999 елда әдип «Биек тауның башларында» дигән романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Ф.Сафин - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).
1996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сафин Факиль Миннемухамматович

Сафин Факиль Миннемухамматович родился 2 января 1954 года в деревне Амикеево Муслюмовского района Татарстана. После окончания Кубякинской средней школы работал механизатором в колхозе. В Мензелинске выучился на шофера. В 1972-1974 годах служил в рядах Советской Армии. По возвращении из армии был назначен секретарем комсомольской организации в совхоз «Михайловка», затем директором Дома культуры деревни Старые Карамалы.
В 1975 году он поступил на историко-филологический факультет Казанского государственного университета, по окончании которого работал учителем в деревне Октябрь Муслюмовского района, а затем преподавал литературу, историю и начальную военную подготовку в родной деревне. В 1981 году он был назначен директором Октябрьской школы, а через несколько лет - директором одной из больших в районе Татарскобуляровской средней школы.
В 1984 году судьба привела Ф.Сафина в Набережные Челны. Здесь он начал работать на КамАЗе слесарем-сборщиком на главном конвейере. Через некоторое время был назначен бригадиром, а затем мастером. В 1988 году Автозаводской отдел образования пригласил его на педагогическую работу. Он начал преподавать историю в школах № 24 и 18. Вскоре перевелся под начало Тукаевского районного отдела образования. В это время его имя появляется в городской прессе.
В 1990 году Ф.Сафин начал работать заместителем главного редактора газеты «Таң йолдызы». В феврале 1991 года перешел в редакцию татарских программ на радио КамАЗа. В августе 1991 года Ф.Сафин был приглашен редактором отдела прозы и поэзии в журнал «Аргамак». В 1993 году он стал ответственным секретарем этого журнала.
С января 1995 года Ф.Сафин вновь на педагогической работе: он преподает литературу в Набережночелнинском педагогическом колледже.
Осенью 2000 года Ф.Сафина пригласили в Казань редактором отдела журнала «Казан утлары». В 2001 году в Набережных Челнах в короткий срок он сумел организовать литературно-художественный, общественный журнал «Мәйдан. Чаллы», получивший впоследствии широкую известность. С 2006 года - руководитель Регионального Научно-методического центра изучения духовного наследия.
В 1999-2002 годах он был руководителем литературно-творческого объединения «Ләйсән».
Ф.Сафин является автором повестей «Соңгы көз» («Последняя осень», 1992), «Гөлҗиһан» («Гульджихан», 1998), романа «Биек тауның башларында» («На вершине высоких гор», 1998), романа-трилогии «Саташып аткан таң» («Заблудившийся рассвет», 2003), многочисленных рассказов, научно-исследовательских и критических статей по творчеству К.Сибгатуллина, Р.Башара, Зульфата, М.Аглямова и др. писателей и поэтов, а также публицистических статей, стихотворений, эпиграмм, пародий.
В последние годы Ф.Сафин активно работает в области детской литературы. Его произведения публикуются на страницах газет «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау», журналов «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан». Он вносит огромный вклад в дело воспитания молодых литературных сил в качестве заместителя председателя Набережно-челнинского отделения Союза писателей Татарстана.
В 1999 году за роман «На вершине высоких гор» он стал лауреатом литературной премии Союза писателей Татарстана имени Г.Исхаки (1999),
Ф.Сафин - Заслуженный работник культуры Республики Татарстан (2004).
С 1996 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча