Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушма унберьеллык мәктәпләрендә урта белем ала. 1966 елда Ш.Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
1968 елдан Ш.Мостафин - Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елда ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. 1972-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, хезмәтен Кукмара район газетасында дәвам итә.
1983 елдан Ш.Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988-1992 елларда СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә. 1992-1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. 1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара. 2006 елдан - Казандагы «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире.
Ш.Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул М.Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында язмалары 1963 елда күренә башлый. Күпсанлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета- журналларда, «Иркен минем туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Җирдәге йолдызлар» (1984) һ.б. җыентыкларда урын ала.
Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушма унберьеллык мәктәпләрендә урта белем ала. 1966 елда Ш.Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
1968 елдан Ш.Мостафин - Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елда ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. 1972-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, хезмәтен Кукмара район газетасында дәвам итә.
1983 елдан Ш.Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988-1992 елларда СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә. 1992-1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. 1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара. 2006 елдан - Казандагы «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире.
Ш.Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул М.Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында язмалары 1963 елда күренә башлый. Күпсанлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета- журналларда, «Иркен минем туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Җирдәге йолдызлар» (1984) һ.б. җыентыкларда урын ала. Бүгенге көндә ул - ике дистәгә якын китап авторы.
2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы = Книга Героев»ның ул - баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррирләренең берсе. Аның «Васыять» (1995), «Хәтер яктысы» (2004), «Яңа меңьеллыкка очыш» (2008) дип исемләнгән документаль-публицистик китаплары да киң җәмәгатьчелек тарафыннан шулай ук җылы каршыланды.
Ш.Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге (1982), Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге (1995), Кол Гали исемендәге Халыкара премияләре (2000) белән билгеләп үтелә. Аңа шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә (1999). 2003 елда язучы Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек була.
Язучы - Башкортстан Республикасының М.Гафури исемендәге (2008) һәм Удмуртиянең Р.Шәфи исемендәге (2008) премияләре лауреаты.
2007 елда илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән шәхси хезмәтләре өчен ул Россиянең М.Ломоносов исемендәге премиясе һәм алтын медале, 2008 елда «Фидакяр хезмәт өчен» медале һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мустафин Шагинур Сапиевич

Мустафин Шагинур Сапиевич родился 12 февраля 1948 года в деревне Арташка Мамадышского района Татарстана. Начальное образование получил в родной деревне, восьмилетку окончил в соседней деревне Средние Кирмени. После окончания в 1966 году десятилетней школы в деревне Нижняя Ошма поступил на отделение татарского языка и литературы Казанского государственного университета.
Трудовую деятельность Ш.Мустафин начал в 1968 году. В течение трех лет он работал в Мамадышской районной газете. В 1970 году переехал в рабочий поселок Кукмор, где устроился в редакцию газеты «Хезмәт даны». В 1972-1973 годах служил в рядах Советской Армии. После демобилизации вернулся в редакцию газеты «Хезмәт даны», где проработал до 1983 года.
В 1983 году Ш.Мустафин стал работать главным редактором в научно-методическом центре народного творчества Министерства культуры Республики Татарстан. В 1988-1992 годах он возглавлял Литературный фонд Татарского отделения Союза писателей СССР и РСФСР. С 1992 по 1999 год работал редактором и заведующим отделом в редакции журнала «Казан утлары», с августа 1999 года - заместителем председателя Союза писателей Татарстана по творческим вопросам. С 2006 года - главный редактор издательства «Сүз» («Слово»).
Ш.Мустафин известен широкому кругу читателей как поэт, публицист и мастер документальной прозы. Самое первое стихотворение он сочинил еще в шестом классе и посвятил его поэту-герою М.Джалилю. Начиная с 1963 года его заметки публикуются в республиканской печати. Ш.Мустафин - автор многочисленных очерков, рассказов, публицистических произведений, которые переведены на многие языки бывшего СССР и опубликованы на страницах газет и журналов некоторых зарубежных стран. В настоящее время он является автором около 20 книг.
Ш.Мустафин является главным консультантом, автором предисловия и редактором «Батырлар китабы = Книги Героев», которая увидела свет в 2000 году на татарском и русском языках и была отмечена Международной премией имени Кул Гали. Такие документально-публицистические книги, как «Васыять» («Завещание», 1995), «Хәтер яктысы» («Свет памяти», 2004), «Яңа меңьеллыка очыш» («Полет в новое тысячелетие», 2008) были тепло встречены широкой общественностью.
Деятельность Ш.Мустафина в области журналистики, литературы и военно-исторической публицистики была отмечена премией Союза журналистов Татарстана имени Х.Ямашева (1982), литературной премией Союза писателей Татарстана имени Ш.Маннура (1995), Международной премией имени Кул Гали (2000). В 1999 году Ш.Мустафину было присвоено почетное звание «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан». В 2003 году по результатам конкурса журналистов Татарстана «Хрустальное перо» он был удостоен звания лауреата в номинации «Авторитетное имя в журналистике».
Он лауреат премии Башкортостана имени М.Гафури (2008) и премии Удмуртии имени Р.Шафи (2008).
В 2007 году за большой вклад в развитие искусства и культуры Ш.Мустафин награжден премией и золотой медалью России имени М.Ломоносова, в 2008 году - медалью «За доблестный труд» и Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета Республики Татарстан.
С 1992 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча