Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннары күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, бер ел колхозда эшли. 1954-1957 елларда Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә - заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли.
1959-1964 елларда ул - Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962/63 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чембар) районы Качкару (Кутеевка) авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозда партоешма сәркатибе, аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли.
1967 елның ноябреннән Х.Миңнегулов - Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда - кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда - доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала.
1984-1989 елларда - филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999- 2009 елларда - татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Хәзер - КФУ профессоры.
Х.Миңнегулов киң җәмәгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек-хрестоматияләре белән мәгълүм. Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза. Студент елларында яшь тәнкыйтьче буларак таныла.
Әдәбият фәне белән Х.Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Аның тарафыннан басмага әзерләнеп, С.Сараи әсәрләре, Т.Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабы, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» шигъри романы, Г.Исхакыйның күп кенә язмалары һ.б. бик күп әдәби ядкярләр нәшер ителә.
Х.Миңнегулов Мәскәү, Истанбул, Анкара, Хельсинки, Ташкент, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә лекцияләр укый, конференция, конгресс, симпозиумнарда докладлар ясый. Галимнең татар, рус, төрек, инглиз, казах, үзбәк һ.б. телләрдә басылган хезмәтләренең саны 700 гә җитә. Болар арасында 36 китап (9 монография, дистәләгән гыйльми җыентыклар, хрестоматияләр, методик әсбаплар, текстологик хезмәтләр һ.б.).
Х.Миңнегулов - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005), Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1996), Халыкара ел кешесе (Кембридж, Англия, 1998), Халыкара төрек-казах университеты (2004) һәм Казан дәүләт университетының (2009) шәрәфле профессоры.
Ул - Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Дәүләт премиясе лауреаты (1995), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998).
2000 елда - Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевнең Мактау грамотасы, 2003 елда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
«Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» дигән китабы (2004) өчен 2005 елда галим Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
1 996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Миннегулов Хатип Юсупович

Миннегулов Хатип Юсупович родился 12 мая 1939 года в деревне Сармаш-по-Ирне Заинского района Татарстана. Начальное образование получил в родной деревне, неполное среднее - в соседней Федоровской семилетней школе. Год проработал в колхозе. В 1954-1957 годах продолжил образование в Старокашировской средней школе Сармановского района Татарстана. После получения аттестата зрелости работал на заводе, на хлопковых полях Ленинабадской области Таджикской ССР. В связи с болезнью матери вернулся в родную деревню, где работал в колхозе, в сельском клубе.
В 1959-1964 годах учился на историко-филологическом факультете Казанского государственного университета. Перешел на заочное обучение и в 1962/63 учебном году работал учителем в Кутеевской школе Белинского района Пензенской области. В 1964-1966 годах - директор Чукмарлинской школы Сармановского района. Затем в течение полутора лет был заведующим кабинетом партпросвещения Сармановского райкома КПСС.
С ноября 1967 года работал преподавателем на кафедре татарской литературы КГУ, в 1984-1989 годах - заместителем декана филологического факультета университета. В 1972 году защитил кандидатскую, в 1991 году - докторскую диссертации. В 1992 году получил звание профессора. В 1999-2009 годах был заведующим кафедрой татарской литературы Казанского государственного университета. В настоящее время он профессор КФУ.
Х.Миннегулов читает лекции, выступает с докладами в различных городах мира (Москва, Санкт- Петербург, Стамбул, Хельсинки, Анкара, Ташкент и др.).
Х.Миннегулов - автор около 700 публикаций на татарском, русском, английском, казахском, узбекском и др. языках, в том числе 36 книг (9 монографий, десятки научных сборников, хрестоматий, методических пособий, текстологических работ и др.).
Основная область научной деятельности Х.Миннегулова - изучение татарской литературы Средневековья и XIX столетия и ее взаимосвязей с классикой Востока.
Х.Миннегулов плодотворно работает и в области текстологии. Он подготовил к печати произведения С.Сараи, Т.Ялчыгула, Кутба, Г.Исхаки.
Х.Миннегулов - Заслуженный деятель науки Республики Татарстан и Российской Федерации (1994, 2005), действительный член Академии гуманитарных наук Российской Федерации (1996), Человек года (Кембридж, Англия, 1998), почетный профессор Международного казахско-турецкого университета (Турция, 2004) и Казанского государственного университета (2009).
Он лауреат Государственной премии Республики Татарстан за заслуги в области науки и техники (1995), Международной премии имени Кул Гали (1998).
В 2000 году Указом Президента Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева за многолетнюю плодотворную научную, педагогическую деятельность Х.Миннегулов награжден Почетной грамотой Республики Татарстан, в 2003 году - Министерством образования Республики Татарстан нагрудным знаком «За заслуги в образовании».
В 2005 году за книгу «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» («Творчество Гаяза Исхаки в иммиграции», 2004) он был удостоен литературной премии Союза писателей Татарстана имени Г. Исхаки.
С 1996 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча