Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы (Хуҗи Мәхмүтов) 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында дөньяга килә. Туган авылында - җидееллык, Мамадышта урта белем алгач, ике ел авыл мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шушы вакытларда «Колхозчы тавышы» (Мамадыш), «Яшь сталинчы», «Кызыл таң» (Уфа) газеталарында, «Пионер», «Чаян» журналларында, «Үсү юлы» альманахында аның байтак кына лирик һәм юмористик шигырьләре дөнья күрә. Яшь автор әдәбият белеме, фольклор өлкәсендә дә көчен сыный башлый.
Әле студент чагында ук Х.Мәхмүтов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшкә күчә. Бу уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул җиде елга якын Буа районында чыга торган «Яңа юл» (соңрак «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип, бүлек мөдире вазифаларын башкара. Аның язмалары республика матбугатында да даими басылып тора.
Университетта укыганда, Х.Мәхмүтов СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) оештырган җәйге фольклор экспедицияләрендә актив катнаша. 1966 елдан бирле ул эшчәнлеген әлеге институт белән бәйли. Халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнә.
1969 елдан ул - филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиянең хакыйкый әгъзасы. 29 китап, 800 ләп фәнни һәм әдәби-публицистик мәкаләләр авторы.
Х.Мәхмүтов - ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1983, 1993). Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле фәнни, мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1999).
Галим - 12 томлы «Татар халык иҗаты» җыелмасының «Табышмаклар», «Мәзәкләр», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» китапларын төзүче. Әлеге фәнни хезмәтләргә керткән зур өлеше өчен 1989 елда ул ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2003 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Махмутов Хузиахмет Шагиахметович

Махмутов Хузиахмет Шагиахметович (Хузи Махмутов) родился 15 февраля 1933 года в деревне Нижняя Ошма Мамадышского района Татарстана. Семилетнее образование получил в родной деревне, а среднее - в городе Мамадыше, после чего в течение двух лет преподавал физику и математику в сельской школе. В 1953 году поступил на отделение татарской филологии Казанского государственного университета. После окончания университета он около семи лет занимал должности литсотрудника, ответственного секретаря и заведующего отделом в Буинской районной газете «Яңа юл» (позднее «Байрак»).
В студенческие годы на страницах газет «Колхозчы тавышы» (Мамадыш), «Яшь сталинчы», «Кызыл таң» (Уфа), журналов «Пионер», «Чаян», альманаха «Үсү юлы» был опубликован целый ряд его лирических и юмористических стихотворений. Одновременно Х.Махмутов пробовал свои силы и в области литературоведения и фольклористики.
Еще будучи студентом, он был активным участником фольклорных экспедиций, организованных Институтом языка, литературы и истории (ныне Институт языка, литературы и искусства) Казанского филиала АН СССР. С 1966 года Х.Махмутов навсегда связывает свою деятельность с этим институтом. Здесь он прошел путь от аспиранта до главного научного сотрудника отдела народного творчества.
Х.Махмутов - доктор филологических наук, действительный член Международной тюркской академии (Москва). Является автором 29 книг и около 800 научных и научно-популярных статей.
Х.Махмутов - Заслуженный работник культуры ТАССР и Российской Федерации (1983, 1993). За многолетнюю плодотворную научную, просветительскую деятельность в области культуры и искусства он награжден Почетной грамотой Республики Татарстан (1999).
Х.Махмутов известен как составитель таких изданий, как «Табышмаклар» («Загадки»), «Мәзәкләр» («Анекдоты»), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» («Пословицы и поговорки») 12-томного сборника «Татар халык иҗаты» («Татарское народное творчество»). В 1989 году этот труд был удостоен Государственной премии ТАССР имени Г.Тукая.
С 2003 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча