Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп китәләр. Шунда Мәхмүт 5 нче татар урта мәктәбенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы чорында һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли, аннары урта мәктәптә укуын дәвам итә.
Әдәбият-сәнгатькә булган мәхәббәт 1944 елда уналты яшьлек егетне Мәскәүгә - А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына алып килә. Институтның актерлык бүлеген тәмамлап, М.Хәсәнов Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Бер елдан аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакыралар.
Шул чорда М.Хәсәновның исеме очерклар, хикәяләр авторы буларак газета-журнал битләрендә күренә башлый. Ахырда ул, актерлык хезмәтен ташлап, бөтенләй журналистика өлкәсенә эшләргә күчә: башта «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә - әдәби хезмәткәр, аннары 1952-1955 елларда Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.
1952 елда яшь авторның «Беренче хикәяләр» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1954-1956 еллар арасында аның бер-бер артлы тагын берничә китабы басылып чыга («Яңа горизонт» повесте, татар һәм рус телләрендә «Бораулау мастеры» дигән очеркы, «Кыюлар юлы» дигән повесте һ.б.).
1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, М.Хәсәнов бераз вакыт Питрәч район газетасы редакциясендә эшләп ала, аннары 1959 елда Азнакай поселогына күчеп китеп, ике дистәдән артык ел шунда эшли. Монда ул үзенең иҗатында күренекле урын тоткан «Саф җилләр» (1961-1963), «Юллар-юллар...» (1964), «Инженерлар» (1974-1975), «Саумы, кояш!» (1973), «Хәдичә» («Саф җилләр»нең икенче кисәге, 1972-1974), «Шөгеровлар» исемле романнарын һ.б. әсәрләрен иҗат итә.
1980 елда М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәренә күчә.
1977 елда аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1988 елда «Язгы аҗаган» романы (1987) өчен әдип ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
М.Хәсәнов 1990 елда Яшел Үзән шәһәрендә вафат була.
1965 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хасанов Махмут Максудович

Хасанов Махмут Максудович родился 21 декабря 1927 года в деревне Верхние Кибя-Кози Сабинского района (ныне Тюлячинского района) Татарстана. В 1937 году семья Хасановых переехала в город Зеленодольск. Здесь Махмут учился в татарской средней школе, где участвовал в работе литературного кружка. В годы Великой Отечественной войны поступил в ремесленное училище. Окончив его, работал на заводе слесарем, а затем продолжил учебу в средней школе.
В 1944-1949 годах учился во Всесоюзном государственном институте театрального искусства имени А.В.Луначарского, по окончании которого приехал в Казань и работал актером в Театре юного зрителя. Через год его пригласили в Татарский государственный академический театр имени Г.Камала.
В это же время он занимался литературным творчеством: писал рассказы, очерки, пьесы, которые публиковал на страницах газет и журналов. Вскоре он окончательно прервал театральную деятельность и посвятил свою творческую жизнь журналистике: работал в редакции газеты «Совет Татарстаны» (ныне «Ватаным Татарстан») литературным сотрудником, в 1952-1955 годах - корреспондентом Татарского радио.
В 1952 году вышел первый сборник его рассказов для детей, в 1953 году была опубликована повесть «Яңа горизонт» («Новый горизонт»).
В 1957 году он поступил на Высшие литературные курсы, по окончании которых некоторое время работал в Пестречинской районной газете. В 1959 году переехал в рабочий поселок Азнакаево, где жил и работал около 20 лет. С 1959 по 1967 год он руководил самодеятельным коллективом районного Дома культуры. В 1967-1980 годах работал в редакции районной газеты «Маяк» заведующим отделом промышленности. В эти годы он написал романы «Саф җилләр» («Свежие ветры»), «Юллар-юллар...» («Дороги, дороги...»), «Саумы, кояш!» («Здравствуй, солнце!») и др.
С 1980 года он жил в Зеленодольске.
В 1977 году М.Хасанову было присвоено почетное звание «Заслуженный работник культуры ТАССР».
В 1987 году он завершил работу над романом «Язгы аҗаган» («Весенняя зарница»), который в 1988 году был удостоен Государственной премии Татарстана имени Г.Тукая.
М.Хасанов умер в 1990 году в Зеленодольске.
С 1965 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча