Камалов Хисам Нуретдин улы 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли.
1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алалар. Ул 2 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, госпитальдә ятып чыга. 1945 елның 26 февралендә Х.Камалов кабат яралана. Ел ярым төрле госпитальләрдә дәвалана, аннан соң 1946 елны өенә кайта.
Шул ук елны Х.Камалов Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогика училищесында укый башлый. Училищены тәмамлагач, Казанга килеп, 1950 — 1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннан унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.
1967 елдан башлап ул - язучы-профессионал.
Х.Камаловның беренче басма шигырьләре яшьләр газетасы битләрендә басыла. 1955 елда «Яңадан сафта» исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә, тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә.
Х.Камалов - күп кенә поэмалар авторы («Яну» (1958), «Мәхәббәт хакы» (1961), «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), «Күңелдәге язулар» (1966), «Яшьлек елмаюы» (1973) һ.б.).
70 нче еллардан башлап Х.Камалов проза жанрында актив иҗат итә. «һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1985), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» (1982) кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләре - әдипнең проза жанрындагы зур иҗади уңышлары. 2004 елда «Казан утлары» журналында «Үксезләр» исемле яңа романы басылып чыга.
«һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камалов 1986 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2001 елда татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышлары өчен аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
1958 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Камалов Хисам Нурутдинович

Камалов Хисам Нурутдинович родился 14 апреля 1926 года в деревне Кама-Исмагилово Альметьевского района. После окончания семилетней школы работал в колхозе.
В 1943 году он ушел на фронт, участвовал в кровопролитных боях в Прибалтике. В 1944 году, получив ранение, попал в госпиталь. Затем снова фронт и снова ранение. После госпиталя вернулся в родную деревню.
Осенью 1946 года Х.Камалов поступил в Бугульминское педагогическое училище. В 1950-1954 годах учился на отделении русского языка и литературы Казанского педагогического института. Затем в течение двенадцати лет он работал редактором в редакции детско-юношеской литературы Татарского книжного издательства.
С 1967 года он целиком посвятил себя литературному творчеству.
В 1955 году увидела свет первая книга молодого поэта «Яңадан сафта» («Снова в строю»). Через год вышел сборник его стихов «Чияле тау» («Вишневая гора»).
Х.Камалов - автор многих поэм («Яну» («Костер», 1958), «Мәхәббәт хакы» («У любви есть свои права», 1958), «Туган җирдә» («В родном краю», 1964), «Әнкәй истәлеге» («Память о матери», 1964), «Яшьлек елмаюы» («Улыбка молодости», 1973) и др.).
С 70-х годов Х.Камалов активно пишет в жанре прозы. В 1975 году вышел в свет роман «һәркемнең гомере бер генә» («У каждого жизнь одна»), посвященный Великой Отечественной войне. В 1982 году был выпущен сборник повестей и рассказов «Бердәнбер ул» («Единственный сын»). В 1985 году в журнале «Казан утлары» напечатан роман «Безне өйдә көтәләр» («Нас ждут дома»), в 1989 году издан роман «Үлгәннән соң яздым» («Писал после смерти»), в 1995 году - «Түләнмәгән күз яше» («Неоплаченные слезы»). В 2004 году в журнале «Казан утлары» был опубликован новый роман «Үксезләр» («Сироты»).
В 1986 году за романы «У каждого жизнь одна» и «Нас ждут дома» Х.Камалов был награжден Государственной премий ТАССР имени Г.Тукая.
В 2001 году Указом Президента Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева за большой вклад в развитие современной татарской литературы ему присвоено почетное звание «Народный писатель Республики Татарстан».
С 1958 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Яки каталогтан кирәкле товарны сайлагыз.