Исәнбәт Нәкый Сираҗетдин улы 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы)
Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне алгач, 1911-1913 елларда - Уфадагы «Хәсәния», 1913 — 1916 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1917 елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ике ел Уфа Халык мәгарифе институтында белем алганнан соң, 1921 елда Харьков университетының 3 нче курсына укырга керә. Ләкин университет мәгариф институтына әверелү һәм укыту украин теленә күчү сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була.
1923 елдан Н.Исәнбәт Уфада яши. 1930 елның башында ул Казанга күчеп килә. Шул ук елның август аенда «Җидегән» дигән «яшерен контрреволюцион» оешмада әгъза булып торуда гаепләнеп, 10 ел дәвамында әдәбияттан читләтелеп яши, укытучы булып урнаша алган төрле мәктәп-техникумнардан да куылып тора. Гаилә тормышын алып бару өчен, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына кара эшче булып урнаша. Бары 30 нчы еллар ахырында, Мәскәүдәге Татар сәнгате декадасына әзерлек башлангач кына, ул әдәбиятка кире кайта ала.
Шул вакыттан башлап, Н.Исәнбәт, профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Н.Исәнбәт матбугатка беренче мәртәбә 1914 елда «Ак юл» дигән балалар журналында шагыйрь буларак чыга. 1925 елда әдипнең шигырьләре тупланган «Чаң» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.
Н.Исәнбәт — күпсанлы баллада һәм поэмалар авторы, республиканың иң күренекле драматургларының берсе. Аның пьесалары Уфа, Казан, Мәскәү һ.б. театрларда куела. («һиҗрәт» (1923), «Хуҗа Насретдин» (1939), «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1 942) һ.б.).
Н.Исәнбәт — татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкярләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән галим-энциклопедистта. Ул «Идегәй» дастанының җыйналма текстын эшләп дөньяга чыгара (1940). Аның өч томлы «Татар халык мәкальләре» (1959-1967) һәм «Татар халык табышмаклары» (1970) бу өлкәдә дөньяда иң күләмле җыентыклардан санала.
Н.Исәнбәт - искиткеч талантлы тәрҗемәче. Ул А.С.Пушкин, А.Грибоедов, В.Шекспир, Ж.Б.Мольер әсәрләрен тәрҗемә итә.
Әдип балалар өчен дә иҗат итә («Куянкай», «Куян маҗаралары» һ.б.).
Н.Исәнбәт - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1959).
Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Исәнбәт Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1970), Халыклар дуслыгы (1979) орденнары белән бүләкләнә.
1968 елда өч томлы «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галим ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1986 елда аңа «ТАССРның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
Н.Исәнбәт 1992 елда Казанда вафат була.
1939 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Исанбет Наки Сиразиевич

Исанбет Наки Сиразеевич родился 29 декабря 1899 года в деревне Малаяз Уфимской губернии (ныне Салаватский район Башкортостана) в семье муллы. Получив начальное образование в родной деревне, в 1911—1913 годах учился в медресе «Хасания» в Уфе, в 1913 — 1916 годах — в Казанском медресе «Мухаммадия». С 1917 года работал учителем татарского языка и литературы. Проучившись два года в Институте народного образования в Уфе, в 1921 году перевелся в Харьковский университет. В связи с преобразованием университета в институт образования и с переводом преподавания на украинский язык, был вынужден бросить учебу в университете.
С 1923 года Н.Исанбет жил в Уфе. В начале 1930 года переезжает в Казань. В августе того же года был обвинен в сотрудничестве с «подпольной контрреволюционной» организацией «Җидегән». После этого на протяжении 10 лет был отстранен от преподавательской деятельности. Чтобы прокормить семью, вынужден был работать на обувной фабрике «Спартак». И только в конце 30-х годов, когда началась подготовка к Декаде татарской культуры в Москве, он снова вернулся в литературу.
С тех пор Н.Исанбет занимался только профессиональной писательской деятельностью.
Н.Исанбет начал печататься в1914 году. Первые его стихи были опубликованы в детском журнале «Ак юл». Первый сборник произведений «Чаң» («Набат» был издан в 1925 году.
Н.Исанбет — автор многих баллад и поэм, один из ведущих драматургов республики.
Его пьесы ставились на сценах театров Уфы, Казани, Москвы и др. городов («һиҗрәт» («Побег», 1923), «Хуҗа Насретдин» («Ходжа Насретдин», 1939), «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» («Рыжий насмешник и его черноволосая красавица», 1942) и др.).
На протяжении многих лет Н.Исанбет неутомимо трудился в области лингвистики и фольклора. Им выпущен в свет эпос «Идегей» (1 940), а трехтомник «Татар халык мәкальләре» («Татарские народые пословицы», 1959-1967), «Татар халык табышмаклары» («Татарские народные загадки», 1970) являются его фундаментальными трудами в этой области.
Н.Исанбет - замечательый мастер перевода на татарский язык произведений классиков мировой литературы. Его перу принадлежат переводы произведений А.С.Пушкина, А.Грибоедова, Ж.Б.Мольера и др.
Он также писал и для детей («Куянкай», «Куян маҗаралары» и др).
Н.Исанбет - Заслуженный деятель искусств ТАССР и РСФСР (1957, 1959).
За большие труды в области литературы и искусств награжден орденами Ленина (1970), Трудового Красно Знамени (1970), Дружбы народов (1979).
В 1968 году за трехтомник «Татарские народные пословицы» он был удостоен Государственной премии ТАССР имени Г.Тукая.
В 1986 году ему было присуждено почетное звание «Народный писатель ТАССР».
Н.Исанбет умер в 1992 году в Казани.
С 1939 года - член Союз писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча