Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Газизова Лилия Ривкать кызы
Газизова Лилия Ривкать кызы 1967 елның 6 июнендә Казанда туа. Казанның 11 нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1990-1996 елларда балалар табибәсе булып эшли. 1996 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 2002 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, ә 2003 елдан - Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе. Л.Газизова әдәбият эшчәнлеге белән 1986 елда шөгыльләнә башлый. Аның шигырьләре, проза әсәрләре, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре республика һәм Россия матбугат битләрендә басыла. Ул - «Черный жемчуг» (1995), «Поэма беременности» (2000), «Лирическая проза» (2001), «Зимние арабески» (2002) һ.б. шигъри җыентыклар авторы. Шагыйрә шулай ук татар шигъриятен (Дәрдемәнд, С.Сөләйманова, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт һ.б. әсәрләрен) русчага тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәсендә Р.Харисның ике шигырьләр җыентыгы («Пером, пишущим стихи» һәм «Красивый дом») дөнья күрә. 2001 елда Л.Газизова Татарстанда беренче булып СD-шигьри альбом чыгара, шигырьләрен музыка астында үзе укый. 2002 елда Мәскәүдә «Княжна» («777» студиясе, режиссеры - В.Сафронов) шигыренә видеоклип төшерелә. 2003 елда «Зимние арабески» исемле китабы өчен Л.Газизова Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2009 елда «Алкоголизм женского рода» исемле эссесы өчен А. Боровик премиясе белән бүләкләнә. 2009 елда шагыйрәгә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1999 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Современная татарская проза
В книге представлены образцы современной художественной и документальной татарской прозы. Круг затронутых тем широк: город и деревня, сегодняшний день и прошлое, наши соотечественники за рубежом.
Бушлай
Библиотека
«Как время катится в Казани золотое...»: Антология русской поэзии Казани
Сборник стихов, предлагаемых читателю, отличается от обычных коллективных поэтических сборников. Это антология русской поэзии Казани, которая охватывает период с 1940 года по 2005 год.
Бушлай