Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Галиуллин Тәлгат Нәби улы
Галиуллин Тәлгат Нәби улы 1938 елның 20 июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында туа. Авылдагы - сигезьеллык, аннан күрше Әлмәт (Яңа Әлмәт) авылындагы унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә заводта эшли. 1956 елда Т.Галиуллин Казанга килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1961-1962 елларда татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елдан 1965 елга кадәр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1965 елда Т.Галиуллинны Алабуга педагогика институтына эшкә күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку, гамәли дәресләр алып бару тапшырыла. 1967 елдан 1971 елга кадәр ул - институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, 1971-1986 елларда - ректор. 1968 елда -«Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе, 1981 елда Алма-Ата шәһәрендә 20-30 нчы еллар татар поэзиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый. 1983 елдан - профессор. 1986 елда Казанга кайтып берничә ел Казан педагогика институтында эшләгәннән соң, галимне Казан дәүләт университетына чакыралар. 1988-2000 елларда ул - татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетының деканы, 1989-2008 елларда татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Хәзер - КФУ профессоры. Тәнкыйтьче буларак, Т.Галиуллин матбугатта 60 нчы еллар уртасында күренә башлый. «Казан утлары» журналында шул чорда аның «Балладаларыбыз турында», «Поэманың барыр юллары», «Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша» исемле язмалары, Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис иҗатларына багышланган фәнни мәкаләләре дөнья күрә. Бу тикшеренүләр соңыннан «Яңа үрләр яулаганда» (1972), «Еллар юлга чакыра» (1975), «Безнең заман - үзе җыр», «Шагыйрьләр һәм шигырьләр», «Дәвамлылык» (1987), «Гомер учагы» (1991), «Шигърият баскычлары» (2002) кебек җыентыкларның нигезен тәшкил итә. «Здравствуй, поэзия!» (1987) исемле китабы Мәскәүдә «Современник» нәшриятында басылып чыга. Галим, соңгы чорда публицистика һәм проза өлкәсенә күчеп, үзен үзенчәлекле язучы итеп тә таныта. Аның иҗаты тулысы белән диярлек бүгенге көн проблемаларына багышлана («Замана балалары» (1993), «Дәгъва» (1995), «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003)). Соңгы елларда Т.Галиуллин үзен роман жанрында да сынап карады. «Тәүбә» әсәре, аның дәвамы - «Элмәк», бигрәк тә «Төнге юллар», укучыларның игътибарын җәлеп итә. Т.Галиуллин - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1998), Россия Федерациясенең Милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау советы рәисе (1991 елдан), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996). Ул - Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1993, 2009). «Почет билгесе» (1980), Халыклар дуслыгы (1999) орденнары, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1998). 1997 елда галим актив әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге һәм «Тәүбә» романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә, 1998 елда Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек була. 1972 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90