Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Галимуллин Фоат Галимулла улы
Галимуллин Фоат Галимулла улы 1941 елның 21 мартында Татарстанның Кукмара районы Арпаяз авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, 1955 елда Пычак җиде-еллык мәктәбен тәмамлый. Ике ел «Әсәнбаш» колхозында эшли. Бер үк вакытта авыл яшьләре һәм укытучылары белән концертлар һәм спектакльләр куюда катнаша. Шушы сыйфатларын күреп, аны 1957 елда клуб мөдире итеп билгелиләр. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый. 1962-1965 елларда Ф.Галимуллин армия хезмәтен үтә. 1965-1967 елларда ул партиянең Кукмара райкомында һәм мәдәният өлкәсендә эшли. 1967 елда Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетының дикторы итеп раслана. Бу хезмәтне 1974 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Аны тәмамлагач, шул ук югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасында укытучы булып эшли. 1980 елда Уфада кандидатлык диссертациясе яклый. 1977-1986 елларда КДПИның тарих- филология факультетында - декан урынбасары, ә 1986-1991 елларда - декан вазифасында. Аннан соң татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. Бер үк вакытта (1975 елдан) «Тел күрке - сүз» дигән тапшыруны алып бара башлый. 1999 елда Ф.Галимуллин докторлык диссертациясе яклап, профессор исемен ала. 2004 елдан - Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Бүгенге көндә - КФУ профессоры. 1999 елда Ф.Галимуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана һәм ул 2005 елга хәтле рәислек эшен дәвам иттерә. 1999 елда - Татарстанның халык депутаты, 2004 елда Татарстан дә актив эшли. «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп» һ.б. китаплары нәшер ителә. Ф.Галимуллинга 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 2006 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул - Халыкара төрки академиянең хакыйкый академигы (2005). 2005 елда «Табигыйлеккә хилафлык» дигән китабы өчен һәм тәнкыйть өлкәсендәге күрсәткән хезмәтләре өчен галим Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 1990 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90