Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Галиев (Һидиятуллин) Шәүкәт Гали улы
Галиев (Һидиятуллин) Шәүкәт Гали улы 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. 1943 елда Олы Бакырчы авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта - гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе, урман кисүчеләр бригадиры, 1945-1949 елларда СССР Азыктөлек әзерләү министрлыгының Кайбыч район бүлекчәсендә статист, финанслар буенча хисаплау эшләре мөдире булып эшли. 1949 елда аны «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы редакциясенә җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара. 1953 елның көзендә Ш.Галиев Казанга күчеп килә һәм алты ел буена «Чаян» журналы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1971-1984 елларда ул Казанда Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә. Ш.Галиевнең исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә беренче шигъри җыентыклары 50 нче еллар башында басылып чыга. Аннан соң шагыйрьнең «Сиңа әйтер сүзем бар» (1960), «Сөенечләрем, көенечләрем» (1961), «Уйларым-серләрем» (1965), «Фикердәшкә» (1969), «Чынлык» (1972), «Тамчылар тамар чаклар» (1975) һ.б. җыентыклары дөнья күрә. Ул - шигырьләр, җырлар, юмористик һәм сатирик әсәләр авторы, балаларга атап 30 дан артык китап чыгарган шагыйрь. Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен әдипкә ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ә 1982 елда русча тәрҗемәдә басылган «Заяц на зарядке» китабы өчен ул Халыкара бүләк - Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнә. 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Ул шулай ук А.П.Гайдар билгесе (1984), «Почет билгесе» ордены (1978), «Хезмәттәге батырлык өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» (1993), «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнә. Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Ш.Галиев 1995 елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ш.Галиев 2011 елда Казанда вафат була. 1958 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Наследники Алиша: Произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан
В книге собраны произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан.
Бушлай
Печатная
Светофорның өч сүзе. (Шигырьләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен)
Три слова светофора Галиев Шаукат/Светофорның өч сүзе Галиев Шәүкәт тат 2019