Галиев Марсель Баян улы 1946 ел-ның 8 октябрендә Татарстанның Аз-накай районы Балтач авылында туа.
Башлангыч белемне - туган авылында, сигез сыйныфны - шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә укып тәмамлый. Бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында рәссам-бизәүче булып эшли. 1965-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1969 елда М.Галиев Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982-1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.
М.Галиев поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта аның шигырьләре һәм хикәяләре 70 нче елларда күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре яшь шагыйрьләрнең күмәк җыенты¬гына («Беренче карлыгачлар») кертелә. 1979 елда - «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1 980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Беренче китап¬ларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара («Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре).
Язучының юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклары, «Җиңәсем килде» исемле кыска хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Аның «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бө¬тен татар галәменә таралган. Әдипнең «Исемсезутрауда» драмасы 1983 елда - Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела.
Тәрҗемә бабында исә ул азәрбайҗан язучысы Ә.Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ә.Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен татар теленә тәрҗемә итә.
М.Галиевнең 1998 елда «Догалы еллар» китабы басылып чыга. 2005 елда дөнья күргән «Рух» китабын «Догалы еллар»ның дәвамы итеп карарга мөмкин.
Язучының аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казах, каракалпак, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә ителә.
М.Галиев 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2006 елда «Гомер бизмәне», «Кайту» дигән шигырь җыентыклары, «Догалы еллар» нәфис-публицистик әсәрләр җыентыгы өчен әдип Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1979 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Галиев Марсель Баянович

Галиев Марсель Баянович родился 8 октября 1946 года в деревне Балтачево Азнакаевского района Татарстана. Начальное образование получил в родной деревне, затем продолжил образование в Тойкинской восьмилетней школе, одиннадцатый класс окончил в 1964 году в Азнакаевской школе №1. Получив среднее образование, М.Галиев некоторое время работал в строительно-монтажном управлении. С 1965 по 1 968 год проходил службу в рядах Советской Армии.
В 1969 году поступил на отделение журналистики Казанского государственного университета. После его окончания с 1 974 по 1 979 год работал литературным сотрудником Бюро пропаганды художественной литературы при Союзе писателей Татарстана, в 1982-1984 годах заведовал отделом прозы в редакции журнала «Казан утлары». В это же время М.Галиев учился на Высших литературных курсах в Москве.
М.Галиев начал печататься в 70-е годы. Его первые стихи были опубликованы в коллективном сборнике «Беренче карлыгачлар» («Первые ласточки»). В 1979 году он издал свою первую поэтическую книгу «Еллар чалымы» («Признак времени»), а в 1980 году - книгу «Ул чакта» («В то время»). В последующие годы М.Галиев создал такие крупные прозаические произведения, как роман «Ерак урман авазы» («Эхо далекого леса»), повести «Нигез» («Родной очаг»), «Алтын тотка» («Золотая рукоятка»).
М.Галиев - мастер юмористических и сатирических рассказов (сборники «Кәефең шәпме?» («Каково настроение?»), «Арыслан йокысы» («Сон льва»)). Не забывает он и маленьких читателей (сборники: «Ак рәсем» («Белый рисунок»), «Шүрәле гаеплеме?» («Виноват ли Шурале?») и др.). Перу М.Галиева принадлежат и драматургические произведения, два из которых увидели сценическое воплощение: «Исемсез утрауда» («На безымянном острове», 1983, Мензелинский татарский театр драмы) и «Әлегә соң түгел» («Пока не поздно», 1985, Татарский республиканский передвижной театр - ныне Театр драмы и комедии имени К.Тинчурина).
Писатель известен также и как переводчик. Он перевел на татарский язык отдельные произведения азербайджанских, японских писателей, исто- рический труд калмыцкого ученого И.Хара-Дауа- на о Чингизхане.
В 1998 году увидело свет художественно-публицистическое произведение «Догалы еллар» («Праведные годы»), получившее высокую оценку читателей и литературной общественности за ее художественные достоинства и жанровую новизну.
Произведения М.Галиева переведены на русский, украинский, узбекский, казахский, чувашский, польский и др. языки. Многие стихи поэта были по- ложены на музыку и стали популярными песнями.
М.Галиев - Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан (1995). Награжден Почетной грамотой Республики Татарстан (1996). Он также является лауреатом литературной премии Союза писателей Татарстана имени Ш.Маннура (1983).
В 2006 году за сборники стихов «Гомер бизмәне» («Весы жизни»), «Кайту» («Возвращение») и за произведение «Догалы еллар» («Праведные годы») он был удостоен Государственной премии Республики Татарстан имени Г.Тукая.
С 1979 года - член Союза писателей Татарстана.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча