Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Галиев Марсель Баян улы
Галиев Марсель Баян улы 1946 елның 8 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Балтач авылында туа. Башлангыч белемне - туган авылында, сигез сыйныфны - шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә укып тәмамлый. Бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында рәссам-бизәүче булып эшли. 1965-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1969 елда М.Галиев Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982-1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра. М.Галиев поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта аның шигырьләре һәм хикәяләре 70 нче елларда күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә. 1979 елда - «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара («Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре). Язучының юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклары, «Җиңәсем килде» исемле кыска хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Аның «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы 1983 елда - Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела. Тәрҗемә бабында исә ул азәрбайҗан язучысы Ә.Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ә.Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен татар теленә тәрҗемә итә. М.Галиевнең 1998 елда «Догалы еллар» китабы басылып чыга. 2005 елда дөнья күргән «Рух» китабын «Догалы еллар»ның дәвамы итеп карарга мөмкин. Язучының аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казах, каракалпак, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. М.Галиев 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда «Гомер бизмәне», «Кайту» дигән шигырь җыентыклары, «Догалы еллар» нәфис-публицистик әсәрләр җыентыгы өчен әдип Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1979 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90