Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы
Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы 1950 елның 5 декабрендә Татарстанның Саба районы Сабай авылында туа. Туган авылында - башлангыч, күрше Олы Шыңар авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бик яшьли каләм тибрәтә башлаган Фәүзия Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, бер үк вакытта Сабаның кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Ф.Бәйрәмова 1968-1971 елларда Казан театр училищесының режиссерлык бүлегендә укый, 1973-1975 елларда Казан телевидение студиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1976 елның гыйнварыннан 1978 елның ахырларына кадәр гаиләсе белән Монголия Халык Рес¬публикасында яши. Казанга әйләнеп кайткач, 1979-1984 елларда ул «Казан утлары» журналында эшли, аннары «Татарстан яшьләре» (1985-1986) һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче вазифаларын башкара. Бу елларда аның беренче публицистик язмалары басыла. 1987-1990 елларда Ф.Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир хезмәтендә. 1989 елда ул, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Ф.Бәйрәмованың беренче күләмле әсәре - «Болын» повесте - «Казан утлары» журналында (1983, № 9) басылып чыга. Аннан соң «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) исемле повесть-хикәяләре дөнья күрә. 80 нче елларда Ф.Бәйрәмова драматургия өлкәсендә дә уңышларга ирешә: «Аллалар ялгышы, яки Яңа Матриархат» пьесасы (1981), «һәркемгә бер кояш» трагедиясе (1982), «Атылган йолдыз» (1985), «Сандугачның балалары» (1988), «Безне онытма¬гыз» (1988) драмалары. Язучының «Атом тамгалы татарлар», «Уралтау татарлары» һ.б. публицистик язмалары, «Караболак», «Нух пәйгамбәр көймәсе», «Кырык сырт» кебек әсәрләре моңарчы кузгатылмый яткан тарихи-иҗтимагый темаларга багышланган. Ф.Бәйрәмова - халыкара исеме танылган абруйлы сәясәтче. 1988 елда ул Татар иҗтимагый үзәген төзи, ә 1990 елда «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясенә нигез сала. 1994-1997 елларда Милли Мәҗлеснең рәисе булып эшли. 1991 елдан әдибә Халыкара төрки халыклар ассамблеясының рәис урынбасары вазифаларын башкара. Шушы юнәлештәге һәм мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул Кембридж университетының Халыкара биография үзәге тарафыннан күренекле шәхесләр исемлегенә теркәлә һәм Үзәкнең дипломы белән бүләкләнә. 2001 елда «Кара урман» һәм «Соңгы намаз» романнары өчен Ф.Бәйрәмова Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1986 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90