Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Батуллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла)
Батуллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла) 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1955 елда Бишавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, шул ук районның Кадер авылында җидееллык мәктәптә бер ел балалар укыта. 1956-1 961 елларда Р. Батулла Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Училищены тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелә, ике ел актер хезмәтендә була, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1965 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы берьеллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, Р.Батулла ун елга якын Казан Курчак театрында, соңрак мәдәният институтында - режиссер, режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер булып эшли. 1977-1979 елларда ул Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта. Язучы буларак, Р.Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. 1966 елда аның беренче китабы - «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. «Ак бүре» әкияте өчен аңа 1988 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе («Ялкын» журналы премиясе) бирелә. Әдип эшчәнлегенең тагын бер өлкәсе - драматургия. Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар («Туйлар узгач», «Сират күпере», «Өчәү юлга чыктык» һ.б.). 1979 елда Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы ун ел буе сәхнәдән төшмичә уйнала. 80 нче елларның урталарыннан Р.Батулла прозаның эрерәк жанрларына игътибарын арттыра. Аның «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1990), «Сөембикә» (1992), «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) роман-кыйссалары дөнья күрә. 1969-1986 елларда Р.Батулла үзе оештырган Актерлар йорты каршындагы Сатира театры белән җитәкчелек итә. Р.Батулла - күренекле җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985). 1991 елда «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен авторга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге беренче премиясе бирелә. 2006 елда «Сөембикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» исемле тарихи әсәрләре өчен Р.Батулла Татарстан Республикасының Г.Тукай исе¬мендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән әдипкә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1968 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90