Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Бәширов Гомәр Бәшир улы
Бәширов Гомәр Бәшир улы 1901 елның 7 гыйнварында элекке Казан губернасы Арча волосте (хәзерге Татарстанның Арча районы) Яңасала авылында туа. Җиде яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый. 1919 елда Г.Бәшировны Арча волостеның Урта Бирәзә авылына укытучы итеп билгелиләр. 1920 елның маенда ул Кызыл Армиясе сафларына алына. Легендар Сиваш-Перекоп сугышларында катнаша. 1924 елда гаскәри хезмәттән бушагач, Г.Бәширов Эчке эшләр Халык Комиссариатының Казандагы берьеллык махсус мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, дүрт елдан артык Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1929-1932 елларда Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтләрен башкара. 1932 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә күчерелә. 1934-1936 елларда Г.Бәширов Казандагы Марксизм-ленинизм институтының аспирантурага әзерлек бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, институтка кабул ителә, ләкин, авырып китү сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. 1936 елның ахырыннан алып ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә - җаваплы сәркатип, аннары 1938 елның июненнән Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздатта) матур әдәбият секторы мөхәррире булып эшли. 1937 елда Г.Бәширов күренекле урын тоткан «Сиваш» повестен бастырып чыгара. Бу әсәр аны талантлы прозаик итеп таныта. Бөек Ватан сугышы башлангач, Г.Бәширов яңадан «Совет әдәбияты» журналында җаваплы мөхәррир булып эшли, ә 1942 елда Татарстан радиокомитетының баш мөхәррире һәм рәис урынбасары вазифаларын башкара. Сугыш елларында Г.Бәширов «Намус» романын язарга керешә. 1947 елда әсәр, төгәлләнеп, тулысы белән «Совет әдәбияты» журналында һәм аерым китап булып басыла. 1949 елда аның рус телендәге тәрҗемәсе дөнья күрә. Шуннан соң роман инглиз, француз, испан, болгар, венгр, поляк, чех һ.б. чит телләрдә нәшер ителә. 1951-1955 елларда - ТАССР Югары Советына, 1953-1962 елларда СССР Югары Советына депутат итеп сайлана. 1953-1958 елларда Г.Бәширов - ТАССР Язучылар берлегенең идарә рәисе, 1958 елдан - РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең милли әдәбиятлар буенча урынбасары. 60 нчы еллар башыннан Г.Бәширов - язучы-профессионал. Әдипнең 1960-1970 елларда «Туган ягым - яшел бишек» повестен һәм «Җидегән чишмә» романын иҗат итә. 1984 елда «Казан утлары» журналында «Көзге ачы җилләрдә» исемле яңа документаль повесть-истәлеге басылып чыга. Күпкырлы иҗади һәм иҗтимагый хезмәтләре өчен Г.Бәширов Ленин ордены (1957), ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1962), Октябрь революциясе (1971), Халыклар дуслыгы (1981), Кызыл Йолдыз (1968) орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 1951 елда «Намус» романы өчен язучы СССР Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда Г.Бәшировка «ТАССРның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Әдип 1993 елда - Татарстан Язучылар берле¬генең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә, ә 1996 елда «И язмыш, язмыш...» китабы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Г.Бәширов 1999 елда Казанда вафат була. 1938 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90