Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Бәшәров Рәшит Гаффар улы (Рәшит Бәшәр)
Бәшәров Рәшит Гаффар улы (Рәшит Бәшәр) 1949 елның 7 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Яңил авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, 1972-1975 елларда Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1975-1976 елларда Лениногорск шәһәренең 32 нче һөнәр-техника училищесының директор урынбасары һәм 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер вазифаларын башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчә, 1987 елга кадәр КамАЗ заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли. 1987-1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Мәскәүдән укып кайткач, Чаллыда - «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип, «КамАЗ» газета-журнал нәшриятында - мөхәррир һәм «Аргамак» журналында - җаваплы сәркатип, ә 2001 елдан «Мәйдан» журналының әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. Р.Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында 60 нчы елларның ахырларында күренә башлый. Шагыйрь буларак, Р.Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза. Аның 1975-2003 еллар арасында басылып чыккан унлап китабының күпчелеге нәниләргә багышланган. Ул проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның кыска повестьлары да бар («Ачык капка», «Яшел поезд», «Бер өйдә җиде кеше», «Миләш» һ.б.). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Р.Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 нче санында урын алганнар. 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен Р.Бәшәр Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1985 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Дитя лета (Азбука в стихах для детей младшего школьного возраста на татарском языке)
В книге Р. Башара собраны стихи для детей, написанные в алфавитном порядке.
Бушлай
Печатная
Качышлы уйный тургай (Балалар өчен шигырьләр,табышмаклар)
Неуловимый жаворонок (Качышлы уйный тургай) Башаров Р.Г. 2019г. О-2252 Тираж 2500 50шт