Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Әюпов Харрас Гыйльмегали улы
Әюпов Харрас Гыйльмегали улы (Харрас Әюп) 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туа. Туган авылында - башлангыч, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлый. 1964-1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1969 елда Мөслим район газетасы «Авыл утлары» редакциясендә өлкән әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, соңрак газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. 1972 елда Х.Әюп гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм шул елның апреленнән 1983 елның декабренә кадәр ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. 1983 елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: башта матур әдәбият редакциясендә - мөхәррир, 1992 елның сентябреннән - шул редакциянең мөдире, 1994-2007 елларда нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара. 2007 елдан (вафатына кадәр) ул кабат матур әдәбият редакциясен җитәкли. Х.Әюпнең беренче язган шигырьләре 60 нчы еллар башына туры килә. Университетта укыганда, ул «Әллүки» иҗат берләшмәсенә мавыгып йөри. Шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 1980 елда «Ышаныч» дип исемләнгән беренче җыентыгы басыла. Аннан соң «Кояшлы яңгыр» (1983), «Сабыр савытлары» (1992), «Җәяүле буран» (1996), «Көй эзләү» (2001), «Йөз яктысы» (2005) һ.б. китаплары дөнья күрә. Х.Әюпнең күп кенә лирик шигырьләре Л.Батыр- Болгари, З.Хәйретдинов, Р.Хәсәнов, М.Шәмсетдинова һ.б. композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Әдәби иҗат өлкәсендә һәм җыр жанрында ирешкән уңышлары өчен шагыйрь 1994 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2008 елда (вафатыннан соң) аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә. Х.Әюп 2008 елда Казанда вафат була. 1982 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90