Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов
Татар әдәбияты классигы — күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Ф.Әмирхан 1886 елның 13 гыйнварында (яңа стиль белән 1 гыйнварда) Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895-1905) Фатих дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, «Әлислах» исемле шәкертләр оешмасының җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы иске тәртипләрне тәнкыйтьләгән, европача белем алу идеяләрен яклаган «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905-1907 елларда, Ф.Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1907 елның җәендә Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга. Әмма иҗат дәрте, халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын буфаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучарителүенә карамастан, Ф.Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. 1909 елның җәендә «Әлислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан фикердәшләре Г.Тукай, Г.Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында актив языша. 1912-1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1917 елгы Февраль революциясен Ф.Әмирхан «Богаулар өзелде» дигән публицистик мәкаләсе белән хуплап һәм шатланып каршы ала, хакимият башына большевиклар килүне исә берникадәр сагаю белән кабул итә. Шулай да, тәҗрибәле һәм демократик карашлы сүз остасы буларак, ул Октябрьдән соң да үзенең иҗат активлыгын киметмәскә тырыша, бигрәк тә публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә заманның актуаль вакыйгаларына, әдәбият-сәнгать, мәгариф, тарих, тел һәм башкаөлкәләрдәге яңалыкларга, уңай һәм тискәре күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара, республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында катнашып яши. 1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф.Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф.Әмирхан вафат була.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90