Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Әмирханов Марат Әмирхан улы
Әмирханов Марат Әмирхан улы 1933 елның 22 апрелендә Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында туа. Туган авылында - җиде сыйныфны, Актанышта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951 елда, Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1955 елда, укуын уңышлы тәмамлагач, аны Татарстанның Питрәч районы Күн сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин анда озак эшләргә туры килми, шул ук елны ул армиягә алына. Армиядән кайткач, 1957 елда Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсенең (хәзерге Бөгелмә районына карый) 1 нче урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул югары сыйныфларда татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 1970 елда М.Әмирхановны, актив хәбәрче буларак, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул башта редакциянең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген алып бара, аннан соң сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеген җитәкли. 1987-2009 елларда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. М.Әмирхановның беренче әсәре - «Алаяк» дигән хикәясе - 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остасы итеп таныта. Аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) повесте укучылар арасында аеруча уңыш казана. Балаларга атап язган «Таш һәйкәл» исемле китабы 1988 елда басыла. Аннан соң бер-бер артлы «Үлмә, Әхмәтхан!», «Гөлнәзирә», «Тәгәридер гомер арбасы», «Мөкәррәмә» исемле повестьлары, «Тәкъдир», «Тояк эзе» романнары дөнья күрә. М.Әмирханов - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1970), Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1985), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987). 2007 елда «Мөкәррәмә» һәм «И, кылган догам минем» әсәрләре өчен язучы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1993 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90