Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Ахунова Наилә Гарифҗан кызы
Ахунова Наилә Гарифҗан кызы 1959 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә халык язучысы Г.Ахунов гаиләсендә туа. 1968 елда алар Казанга күчеп кайталар. 1975 елда Н.Ахунова 126 нчы урта мәктәпне һәм 4 нче сәнгать мәктәбен, ә 1986 елда Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлый. 1978-1980 елларда ул - рәссам-бизәүче, аннан соң Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә әйдәп баручы китапханәче булып эшли, 1985-1992 елларда Сәүдә һәм медицина хезмәткәрләре Мәдәният йортында китапханәчеләр профсоюзын җитәкли, соңрак «Татарские края» газетасы һәм «Казанская афиша» журналы корреспонденты, 1994-1997 елларда «Казанский медик» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкара. 1997 елның маенда Казан медицина университеты ярдәме белән Н.Ахунова «Белая ворона» исемле әдәби түгәрәк оештыра. 1998 елдан ел саен - «Галактика любви» дигән республика поэзия фестивале, 2000 елдан шагыйрь һәм автор-башкаручылар арасында ачык шәһәр бәйгесе уздыра. Хәзерге көндә мәктәп балалары өчен нәшер ителә торган «Зонтик» журналының баш мөхәррир урынбасары, КДМУда тәрбия эшләре буенча әйдәп баручы белгеч. Н.Ахунованың шигырьләре, әкиятләре республика һәм үзәк матбугатта 1979 елдан басыла башлый. «Роза и Подсолнух» дигән иң беренче әкияте 1979 елның маенда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Шуннан соң әсәрләре «Библиотека», «Миша» (Мәскәү), «Казан», «Татарстан», «Идель», «Зонтик», «Сөембикә» журналларында, «Книжное обозрение», «Литературная Россия» газеталарында һәм төрле җыентыкларда басыла. Ул 1998-2004 елларда Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгының мәгълүмат үзәгендә һәм Казан дәүләт медицина университетында чыккан биш альманахның төзүчесе һәм мөхәррире була. Н.Ахунова (КДУның журналистика кафедрасы һәм Е.Боратынский музее белән берлектә) - «Поэт шагает по Казани» (1998) публицистик җыентыгының, А.Әпсәләмованың «Осколки снов» (1997), «Я люблю писать курсивом» (2001) шигырь китапларының төзүче-мөхәррире. Аның шигырьләре татар теленә тәрҗемә ителеп, «Казан», «Сөембикә», «Салават күпере» журналларында, «Мәдәни җомга», «Татар иле» газеталарында басыла. Ул үзе дә татар теленнән Н.Хәсәнов, В.Монасыйпов әсәрләрен, татар халык әкиятләрен һ.б. тәрҗемә итә. Н.Ахунова - 2003 елның ноябрендә «Казан» милли-мәдәни үзәге сәхнәсендә куелган «Воскрешение» шигъри спектакленең сценарий авторы. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Здравствуй, Ёжик!» пьесасын яза. Аның премьерасы 2004 елның маенда «Әкият» курчак театрында уза. Н.Ахунова - I Бөтенроссия хокку шигыре бәйгесе лауреаты (1998). Ул күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен шагыйрә Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 1997 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Казанский альманах-6: Литературно-художественное и культурно-просветительское издание
В этот сборник вошли и поэтические произведения, и проза, и публицистика.
Бушлай
Печатная
Казанский альманах 2020 (Лунный камень)
Казанский альманах Лунный камень русс 2020г. А-830 Тираж 1000 10шт