Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы
Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында туа. Күрше Казан-баш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1940 елда Арча педагогика училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була, колхозда төрле эшләрдә эшли. 1946 елда гына яңадан училищеда укуын дәвам иттерә. 1947-1952 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галәм сорау бирә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Университетны тәмамлаганнан соң, Г.Ахунов биш ел буе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә - әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Бу елларда ул күп кенә хикәяләр, күләмле беренче әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) исемле повестен иҗат итә. 1956 елның көзендә Г.Ахунов Әлмәт шәһәренә берьеллык иҗади командировкага бара. 1957 елны бөтенләй шунда күченеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешкач, 1963-1965 һәм 1967-1968 елларда ул Әлмәт бүлегенең җаваплы сәркатибе булып эшли. 1968 елда Республика Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе итеп сайлануы сәбәпле, Г.Ахунов яңадан Казанга кайта. 1971-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974 елда аны Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар, һәм бу хезмәтен ул 1984 елга кадәр дәвам иттерә. 1974-1984 елларда язучы СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифасын башкара. Әдип М.Шолохов, А.Островский, А.Макаренко, В.Закруткин һ.б. язучыларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Г.Ахунов 1975 елда - Хезмәт Кызыл Байрагы, 1984 елда Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Аңа 1972 елда - «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре», 1985 елда -«РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1973 елда «Чикләвек төше» (1973) повесте һәм «Хәзинә» (1963) романы өчен Г.Ахунов ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 1995 елда «Идел кызы» (1978) романы һәм соңгы еллардагы публицистик эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән әдипкә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1998 елдан - Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. Г.Ахунов 2000 елда Казанда вафат була. 1957 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90