Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы
Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф бетергәннән соң, 1957-1958 елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961-1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, 1969-1974 елларда - Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында, 1980 елдан «Казан утлары» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Р.Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына 50 нче елларның ахырларында килә. 1959-1961 елларда аның шигырьләре, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында басылып, әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. 1965 елда Р.Әхмәтҗановның «Хыялларым үзем белән» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Аннары бер-бер артлы «Адымнар» (1969), «Ак канатлар» (1972), «Җан яктысы» (1980), «Кавышыр көн» (1985), «Моңлану» (1991), «Ачлык мәйданы» (1993) һ.б. китаплары нәшер ителә. 1991 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1993 елда шагыйрь «Йөрәк бәйрәме», «Моңлану» китаплары һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Р.Әхмәтҗанов 1995 елда Казанда вафат була. 1970 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90