Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Әхмәтҗанов Роберт Вәли улы
Әхмәтҗанов Роберт Вәли улы 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туа. 1942 елда әтисе сугышка китә һәм күп тә үтми һәлак була. Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган авылына - Иске Арышка әйләнеп кайта. Иске Арыштагы - башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы - җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954-1959 елларда Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында ук ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күпсанлы шигырьләрен бастыра. 1958 елда аның «Егерменче яз» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1959-1960 елларда Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Җәмәле (Три Протока) авылында урта мәктәптә укытучы булып эшли. Казанга кайткач, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - әдәби бүлек мөдире (1961-1962), «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында әдәби хезмәткәр (1962-1965) вазифаларын башкара. 1966 елдан Р.Әхмәтҗанов, язучы-профессионал буларак, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1958-2000 еллар арасында Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар. 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Р.Әхмәтҗанов 2008 елда Казанда вафат була. 1965 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Утро: Стихи
В новую книгу талантливого поэта, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Г. Тукая Роберта Ахметжана вошли стихи, посвященные национальной поэзии, истории татарского народа, национальному самосознанию. Прежде всего эти стихи надо воспринимать как поэтическую биографию автора и поэтический образ эпохи.
Бушлай
Библиотека
Каменный скакун: Стихи, поэмы, баллады
В книгу вошли поэмы и баллады автора, не издававшиеся ранее. Читатель также сможет познакомиться с произведениями, написанными в разные годы.
Бушлай
Печатная
Гомер Биштәре. (Шигырьләр, балладалар һәм поэмалар."Шагыйрь мөнбәре" сериясе)
Котомка жизни Ахметжанов Р.В. тат 2018 Е-1888 Тираж 2000 8шт,12+