Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Рәшитов Әхмәт Әхәт улы
Рәшитов Әхмәт Әхәт улы (Әхмәт Рәшит) 1936 елның 25 мартында Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Туган авылында - җидееллык мәктәпне, аннан Олы Тархан районы үзәгендәге 1 нче мәктәптә - сигезенче сыйныфны, ә тугызынчы һәм унынчы сыйныфларны Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, укыр өчен матди якны кайгырту максаты белән, университеттан академик ял алып, Ә.Рәшит Семипалатинск шәһәренә юл ала һәм бер елга якын Казахстан - Себер тимер юлы идарәсендә эшли. Аннан, Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә. Аны тәмамлагач, бер ел Апас район газетасы редакциясендә эшләп кайта, 1961-1968 елларда, башта Казан телестудиясендә - балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, аннары Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 елда Ә.Рәшит кабат Казан телестудиясенә әйләнеп кайта һәм 1974 елга кадәр анда башта әдәби драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли. 1974-1988 еллар арасында ул - «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубы директоры хезмәтендә. 1989 - 1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррире вазифаларын башкара. Ә.Рәшит бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта аның беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басылып чыга. Аннан соң «Мунчадан репортаж» (1968) кебек шигырь цикллары, «Минем шәҗәрәм» (1970) дигән поэмасы басылып, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Язгы гөлем», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары халык арасында популярлык казана. Шагыйрь күпсанлы шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә («Авылдашлар» (1972), «Варислар» (1974), «Ирләр» (1978), «Йолдыз вакыты» (1982), «Автопортретка штрихлар» (1986), «Сөембикә» (1987), «Колшәриф» (1990), «Мөхәммәдьяр» (1996), «Без - татарлар» (2003) һ.б.). Ә.Рәшит - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986) һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1995). 1993 елда «Иман яңартканда» (1991) исемле публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм «Сөембикә», «Колшәриф» поэмалары өчен шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1979 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90