Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Әгьләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы
Әгьләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәрис Әгъләмов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туа. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин, ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә - тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. М.Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда төрле газета һәм журналларда басыла. 1968 елда «Казан утлары» журналында дөнья күргән «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме әдәби җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уята. Шуннан соң аның шигырьләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда басыла. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Алга таба бер-бер артлы «Учак урыннары», «Исәнме, йөрәк», «Мин әйттем», «Иман тәрәзә шакый» җыентыклары чыга. М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килә. 1994 елда татар балалар көндәлек матбугатының («Сабантуй» һәм «Ялкын») 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә ул әлеге газета һәм журналларның барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен («Без, без, без идек...», 1980) М.Әгъләмов Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге («Ялкын» журналы премиясе) әдәби премияләре белән бүләкләнә (1994). М.Әгъләмов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). 1992 елда «Киләчәккә кайту» (1987), «Мин әйттем...» (1992) шигъри китаплары өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 2006 елда Татарстан Республикасы Президен¬ты М.Ш.Шәймиев Указы белән әдип «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек була. М.Әгъләмов 2006 елда Казанда вафат була. 1973 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90