Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Әпсәләмова Альбина Булат кызы
Әпсәләмова Альбина Булат кызы 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә татар әдәбиятының күренекле язучысы Г.Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда - Казан шәһәренең 18 нче урта мәктәбен, ә 2003 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, аспирантурада укуын дәвам иттерә һәм 2006 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре - матбугатта 1995 елдан күренә башлый («Пионерская правда» газетасы, «Подснежник» шигыре). Алга таба ул «Идель», «Казань», «АНКО» журналларының, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина» һ.б. газеталарның даими авторларыннан берсе булып таныла. 1998 елда шагыйрәнең «Осколки снов» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, «Я люблю писать курсивом» исемле икенче җыентыгы 2001 елда дөнья күрә. А.Әпсәләмова үзен проза жанрында да сынап карый. А.Вознесенский, З.Богуславская, В.Зимянин, Т.Бек, В.Аксенов кебек язучылар әдәбият мәйданына үзенчәлекле яшь автор килүен әйтеп, матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. А.Әпсәләмова күп кенә шәһәр һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый. 2002-2004 елларда А.Әпсәләмова «Восточный экспресс» газетасында корреспондент булып эшли. 2004 елның маеннан «Парадигма» Иҗат йортының креатив директор урынбасары вазифаларын башкара. Аннары ул - «Алга!» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, шулай ук «АднсЫТиге» фәнни-популяр журналының баш мөхәррир урынбасары. 2001 елда «Я люблю писать курсивом» дигән китабы өчен А.Әпсәләмова Россия «Триумф» бәйсез премиясенә лаек була. 2002-2004 елларда ул - «С веком наравне» халыкара Пушкин фестивале финалисты. 2001 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елдан - Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Бу бүлектә әлегә буш
Сез кайтырга сәхифәне каталогы яки файдалана навигацией яки эзләү буенча сәхифә.
Баш битЯки каталогтан кирәкле товарны сайлагыз.