Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы
Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе (хәзерге Мордва Республикасы Рыбкин районы) Иске Аллагол авылында туа. Үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлагач, ул, Мәскәүгә китеп, укуын Н.Нариманов исемендәге 27 нче татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый: әдәби түгәрәккә йөри, пьесалар, шигырьләр һәм хикәяләр яза. Арада берсе - «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре - «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Г.Әпсәләмов ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, аннары җиде елга якын Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшли. 1940 елда М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Шул ук елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь әдипнең балалар өчен язылган «Киләчәк безнеке» исемле пьесасы, ә тагын бер елдан «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1941 елның августында Г.Әпсәләмов сугышка китә. Башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында - миномет расчеты командиры, 1943-1946 елларда фронт газеталарында хәрби корреспондент булып эшли. Фронттагы һәм татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Г.Әпсәләмов Ленин ордены, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда язучы Казанга килә. Ватан сугышы Г.Әпсәләмовның иҗатында зур урын алып тора. Сугыштан соң иҗат ителгән әсәрләре -«Алтын йолдыз» (1949), «Газинур» (1951), «Сүнмәс утлар» (1958), «Мәңгелек кеше» (1960), «Ак чәчәкләр» (1 965) романнары укучылар арасында популярлык казана. Г.Әпсәләмов күп тапкырлар Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана, озак еллар «Казан утлары» һәм «Дружба народов» журналларының редколлегия әгъзасы булып эшли. 1962-1966 елларда СССР Югары Советына депутат итеп сайлана. 1959 елда «Сүнмәс утлар» романы өчен әдип ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Г.Әпсәләмов 1979 елда Казанда вафат була. 1946 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90