Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Фәтхулла Абдулла улы Абдуллин
Фәтхулла Абдулла улы Абдуллин 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1952 елда күрше Мари Бүләр авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел туган авылында колхозда, аннары, Үзбәкстан якларына китеп, тимер юлда эшли. 1961 елда Ташкент тимер юл техникумын тәмамлаганнан соң, төзүче-мастер сыйфатында Памир таулары аша автотрасса, Кыргызстанда Токтогол, Үзбәкстанда Чарвак ГЭСларын төзүдә, 1966 елдагы җир тетрәвеннән соң җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. 1968 елның җәеннән Ф.Абдуллин - Түбән Кама төзелешендә: мастер, прораб, участок башлыгы, өлкән инженер буларак химкомбинат комплексын һәм шәһәрне коруга, беренче трамвай юлларын салуга өлеш кертә. Аннары ун елдан артык Менделеев шәһәрен һәм андагы ашламалар заводын төзүдә эшли. Ул - удар хезмәт ветераны. Ф.Абдуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына башлый, шигырьләр яза, Ташкентта яшәгәндә «Яшьлек» исемле үзешчән татар-башкорт җыр-бию ансамблен оештыруда һәм ел саен сабантуйлар уздыру чараларында актив катнаша, Казан һәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Инде Татарстанга кайткач, иҗади кызыксынуларын киңәйтә барып, җитди эчтәлекле, проблемалы мәкаләләр, очерклар яза, драматургия жанрында көчен сынап карый. 1986-1988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була. Пьесаларыннан «Без кешедән киммени?» әсәре, «Клуб утлары» альманахында басылып (1978), «Мал корбаны» исеме белән Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай һ.б. халык театрлары коллективлары тарафыннан сәхнәгә куела, ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» дигән пьесасы 1998 елдан бирле Түбән Кама татар драма театрының даими репертуары исемлегендә. Ф.Абдуллин - берничә повесть авторы. Алар язучы яхшы белгән, аның үз башыннан кичергән тормыш материалына нигезләнеп язылганнар. «Еракка китеп кара» исемле повестенда язучы, төрле сәбәпләр аркасында чит җирләргә китеп, күмер чабу, юллар салу кебек авыр эшләрдә бил бөккән, әмма туган туфракка кайту хыялы белән яшәгән милләттәшләребезнең тормышын тасвирлый. Шушы ук тема әдипнең «Ялгышсыз булмый язмыш» һәм «Әллә нахак, әллә хак» дигән драмаларында да яктыртыла. «Тормышка юл ярганда» исемле повестенда исә ул Татарстан җирләренә чит өлкәләрдән акчалы җиңел тормыш эзләп килгән җилкуарларның җирле халыкка ясаган тискәре тәэсирен тәнкыйтьли, халыкның ата-баба йоласын, аның гореф-гадәтләрен, әхлак сыйфатларын югалта баруы милләт өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерүен искәртә. Ф.Абдуллин рецензияләр, иҗтимагый тормышка багышланган публицистик мәкаләләр, хикәяләр авторы буларак та укучыларга билгеле. Матбугатта аның җиде китабы нәшер ителә. Ф.Абдуллин - 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Бу бүлектә әлегә буш
Сез кайтырга сәхифәне каталогы яки файдалана навигацией яки эзләү буенча сәхифә.
Баш битЯки каталогтан кирәкле товарны сайлагыз.